Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2018, 12:23

Җырчы Алсуның кызы “Голос. Дети” проектына әзерләнә

“Теленеделя”га биргән әңгәмәсендә җырчы Алсу кече кызы, 10 яшьлек Микелланың “Голос. Дети” тамашасында катнашырга әзерләнүе турында сөйләде. Кыз сайлап алу турын узарга һәм “Беренче канал”ның остазлары һәм тамашачысы игътибарын яуларга хыяллана.

“Киләчәк турында сөйләргә иртә әле, кызыбызга нибары 10 яшь, аның сәләте бар һәм әтисе музыка белән шөгыльләнүне тыймый. Микелла үзе “Голос. Дети” проектына эләгү идеясе белән янып китте. Без аның бу теләген хуплаячакбыз”, - ди Алсу.
Кызның музыка белән мавыгуы киләчәктә һөнәр сайлауга йогынты ясарга мөмкин, дип саный аның әти-әнисе. Җырчының ире Ян Абрамов башта кызының әнисе эзеннән китү теләгенә шикләнеп карый. Тик вакыт узу белән Микелланың чыннан да талантлы булуына һәм эстрада йолдызына әверелү мөмкинлеге барлыгына ышана.
Микелла өчен зур сәхнә инде таныш. Ул апасы, 12 яшьлек Сафина белән бергә күп меңләгән тамашачы алдында әнисенең концертында чыгыш ясады.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Инстаграм"нан.
Читайте нас: