Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 октябрь 2018, 17:38

Актерлар оста чыгыш ясады

Сентябрь ахырында илнең мәдәният учреждениеләре “Театраль төн” Бөтенрусия акциясендә катнашты. Стәрлебаш театраллары һәм аларның тарафдарлары да анда актив катнашучылар булды.

Район Мәдәният йортында бәйрәмне Рәзилә Котлушина һәм Радмир Ишбердин степ-бию белән ачып җибәрде. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Рөстәм Яруллин мөрәҗәгать итте. Районда театраль хәрәкәт җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, ул җитәкчесе Зөлфия Гыйззетдинова йөзендә “Эстәрле” халык татар театрына район хакимиятеннән Рәхмәт хаты, ә күмәк кеше катнашлыгындагы чаралар режиссеры Гөлйөзем Сәеповага – мәдәният өлкәсендә күп еллар уңышлы эшләгәне өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Почет грамотасын тапшырды.

Аннары кичә дәвамында тамашачылар район Мәдәният йортының үзешчән артистлары һәм театраллар чыгышын карады. Рөстәм Галиев, Зөлхиҗә Әсәдуллина, Роза Рәхмәтуллина башкаруындагы җырларны рәхәтләнеп тыңлады. Аларны һәм “Ялкынлы йөрәк” бию төркемен алкышлар белән озаттылар. “Зәйнәп” спектакленнән өзектә 2 санлы урта мәктәп укытучылары Флүзә Мәрданова, Айгөл Ярмиева, укучылар Илмир Йосыпов, Гөлназ Мирхашимова, Адэля Кәримова рольләрне оста башкарды.

Кичәдә күңелле сюрприз да көтә иде. Сәхнәгә чыгып, берничә минут кына булса да актерлык осталыгын сынап карарга курыкмаган, ел дәвамында активлык һәм зур инициатива күрсәткәннәр район Мәдәният йортындагы чараларга сертификатлар алды. Алар арасында Зәйтүнә Галиева, Дилбәр Мусина, Галия Фаткуллина, Хәлимә Хафизова, Зөлфирә Фаткуллина, ирле-хатынлы Минегөл һәм Кәлимулла Шәрәфетдиновлар һәм тагын берничә тамашачы.

Чара “Килен кайнә туфрагыннан” комедиясе (авторы З.Гыйззетдинова) белән тәмамланды. Монда Венера Латыйпова, Зөлфия Вапаева, Роза Рәхмәтуллина, Гөлйөзем Сәепова, Зөлхиҗә Әсәдуллина рольләрен оста башкарды. Тамашачылар аларны дәррәү алкышлады. Тамаша тәмамланганнан соң тамашачыларның берсе болай диде: “Актерларга зур рәхмәт. Елаттылар да, көлдерделәр дә. Рәхәтләнеп ял иттем. Ярый әле телевизор янында утырып калмыйча, монда килгәнмен. Безне яңа тамашалар белән сөендергән өчен театрга рәхмәт. Тамашачыларның азрак булуы гына күңелне кыра. Нинди чараны күрә алмый калдылар...”

Бу уңайдан халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинова да тамашачыларга карата берникадәр үпкә белдерде. Мондый чараны әзерләү бик катлаулы. Театраллар репетициягә эштән бушаган вакытта киләләр, бар күңелләрен салып уйныйлар. Бу никадәр көч һәм егәрлек таләп итә! Аларның залда мөмкин кадәр күбрәк тамашачы күрәсе килә. Шул ук вакытта Зөлфия Зиннәт кызы актерларга җылы сүзләрен кызганмады. Аларга театрга булган сөюләре, тугрылыклары, эшләре күп булуга карамастан, репетицияләргә йөргәннәре, чыгышлары белән тамашачыларны сөендергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Телевизор, Интернет, гаилә мәшәкатьләре сәнгатьне оныттырмаслар, һәм киләчәктә театралларның тамашаларында тулы зал тамашачылар булыр дип ышанасы килә.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: