Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 сентябрь 2018, 11:43

Фольклориада объектлары тикшерелә

Башкортстан Бөтендөнья Фольклориадасы-2020 катнашучыларын кабул итәргә әзерләнә. Бу көннәрдә фольклориада комитеты әгъзалары 48нче Халыкара конгресс кысаларында 2020 елда зур чара үтәчәк мәйданнар белән таныша.

Делегация составында — Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы генераль асссамблеясенең сәнгать буенча вице-президенты Алехандро Камачо Гонсалес, Русиянең В.Д. Полёнов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры урынбасары Андрей Беляев, Фольклориада комитеты әгъзалары Сьюзан Крамер, Кристиан Идальго, республика Халык иҗаты үзәгенең генеральный директоры Артур Әлибәков.
Комитет әгъзалары һәм аларны озатып йөрүчеләр Кырмыскалы, Белорет, Бөрҗән районнарында булып, фестиваль программасына кертелгән инфраструктура объектлары (сәхнә, грим бүлмәсе, форумны үткәрү өчен заллар, күргәзмә мәйданчыклары), шулай ук ашау һәм яшәү урыннары белән танышты. Чара кысаларында район хакимияте башлыклары белән очрашулар узды.
Фольклориада комитеты әгъзалары чарага әзерлек эшләренең югары дәрәҗәдә барганлыгын билгеләде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: