Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 сентябрь 2018, 12:28

Чит ил фильмнарын чикләргә!

Русия Мәдәният министрлыгы чит ил киносы сеансларын көненә 35 процентка кадәр киметергә планлаштыра.

Мәдәният министрлыгы Русия киносын үстерү өчен уңай шартлар булдыру максатында законнарга чит ил фильмнары прокатын чикләүгә кагылышлы төзәтмәләр кертәчәк. Бу турыда «Газета.Ру» яза.
Министрлык чит ил киносы сеансларын көненә гомум күләмнең 35 процентына кадәр киметергә планлаштыра. Ведомство таләпләрен үтәмәгән кинотеатрлар штрафка тарттырылачак. Әгәр кагыйдә бер тапкыр бозылса, штраф күләме 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, кабат кагыйдә бозган очракта, штраф 500 мең сумга кадәр артачак.
Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан мондый тәкъдимнәр узган елда да булган иде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: