Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 сентябрь 2018, 17:01

Уникаль скрипкага кем лаек?

Уфада Владимир Спиваковның II Халыкара скрипкачылар конкурсы җиңүчесе уникаль скрипка белән бүләкләнәчәк.

21 сентябрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залындагы гала-концертта җиңүчегә 1912 елда итальян остасы Риккардо Антониацци ясаган уен коралы тапшырылачак.
Владимир Спиваковның беренче конкурсы җиңүчесе Даниэль Лозакович 19нчы гасыр остасы Карло Джузеппе Оддоне коралына ия булган иде.
Быел 2нче һәм 3нче премияләр өчен Жюль Гранджон (Париж, 1848 ел) һәм Игорь Улицкий (Мәскәү, 2017 ел) ясаган кораллар белән бүләкләү каралган. Бүләк фондында меңәр долларлык ике аерым премия һәм конкурсның художество җитәкчесе Владимир Спиваковтан махсус призлар да бар.
Уфада, маэстроның туган шәһәрендә, ике ел элек оештырылган скрипкачылар конкурсына әзерлек актив бара. Бәйге 17 сентябрьдә башланачак һәм дүрт көн дәвам итәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: