Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 сентябрь 2018, 17:05

Мона Лиза елмаюының сере ачыкланган

Америка галимнәре Леонардо да Винчи сурәтләгән Мона Лизаның елмаю серен ачыклавы турында хәбәр итә.

Бу белгечләр фикеренчә, картинадагы хатын... авыру булган.
Гипотериоз – калкансыман биз гормоннарының җитешмәве. Яңарыш чорында яшәгән күп хатын-кызларда бу авыру булган. Гадәттә, бәби тудырганнан соң. Мона Лизаның портретын да ире улы туу хөрмәтенә ясаткан була.
Портреттагы хатынның йөзендәге ярым елмаю, саргылт тән төсе, каш-керфекләрнең булмавын авыру билгеләре, дип аңлата галимнәр.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: