Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 сентябрь 2018, 12:51

"Зөләйха күзләрен ача" фильмы төшерелә башлады

Язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча кино төшерә башлаганнар. Анда төп рольне Чулпан Хамматова башкара. Ул кино төшерү барышын фото төшереп алып, шуны социаль челтәргә куйган, дип яза “Татар-информ”.

Сериалны “Россия 1” кинокомпаниясе Пермь өлкәсендә 25 августта төшерә башлаган. Режиссеры — Егор Анашкин.
Китапны укып чыгучыларга рольләрне кем уйнавы да кызыклы булыр: Мортазаны — Рамил Сабитов, ә Упыриханы Роза Хәйруллина башкарачак. Фильмда шулай ук Сергей Маковецкий, Елена Шевченко. Александр Бәширов, Юлия Пересильд, Роман Мадянов һәм башкалар катнаша.
Кадрлар шулай ук Татарстанның Кама буенда, Казан Кремлендә, Лаеш районы территориясендә дә төшереләчәк. Анда сериал өчен Семрук авылы төзелгән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: