Г. Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр яңа экспонатлар, шулар арасында шагыйрьнең апасы Газизәнең камзулы тәкъдим ителә. Бу хакта музейны ачу тантанасында билгеле булды, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
Чарада язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашкан. Төзекләндерүдән соң ачылган музейда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булган.