Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 август 2018, 16:30

Уфада Бөтенрусия чәчәннәр җыены үтәчәк

Башкалабызда октябрьдә Бөтенрусия чәчәннәр фестивале үтәчәк. Чарага сайлап алу туры 1 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр оештырыла. Җыен “Бөтендөнья фольклориадасы”на әзерлек булып тора.

Фестивальдә катнашу өчен үзең иҗат иткән яисә эпик әсәрне тасвирлы итеп башкаралыган видеоязма әзерләргә кирәк.
Видеоматериаллар конкурсның рәсми сайтына урнаштырылачак.. Бер видеоязмада ике әсәрне башкару унбиш минуттан артык булырга тиеш түгел. Чыгыш ясаучы мотлак милли киемдә булырга тиеш.
Чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Фестиваль 25-26 октябрьдә үтәчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: