Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 август 2018, 11:51

Халыкара конкурска гаризалар кабул ителә

Федор Шаляпин исемендәге II Халыкара вокалчылар конкурсына гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә.

Конкурс 20-25 сентябрьдә Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгында “Уфада Шаляпин кичәләре” дигән Халыкара опера сәнгате фестивале кысаларында үтәчәк. Жюри рәисе – Башкортстанның халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты Аскар Абдразаков.
Конкурста катнашу өчен яшь җырчылар чакырыла. Катнашучылар җибәрелгән видеоязмалар буенча сайлап алына.
Бәйге ике турдан тора: фортепиано озатуында арияләр һәм романслар, симфоник оркестр озатуында арияләр. Гран-при яулаучыга 350 мең сум күләмендә акчалата премия каралган.
Гран-при, беренче һәм икенче урын яулаучылар 25 сентябрьдә фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.
Тулы мәгълүмат белән Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры сайтында танышырга мөмкин.


"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: