Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 август 2018, 12:02

“Нур” театры эшен башлады

Уфа «Нур»татар дәүләт театры артистлары җәйге ялларын төгәлләп, эшләрен дәвам итәләр! Ял итеп, яңа көчләр җыйган артистлар 27 театраль сезонга аяк баса.

6 август көнне, “Нур”да яңа сезонның беренче җыелышы узды. Шунысы сөенечле, театрның актерлык составы тагын да тулыландырылды. 27 иҗат мизгелендә тамашачы театрга яңа килгән яшь актерлар белән танышачак. Динар Тимершәехов, Лилия Таҗетдинова һәм Энҗе Кашапова быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын кызыл диплом белән тәмамлады. Булачак “Нур” йолдызларын театраль труппа җылы сәламләп, үз рәтенә кабул итте. Шулай ук берничә ел элек “Нур”да эшләгән, аннан соң иҗат юлын Туймазыда дәвам иткән пар, Марат Хәсәнов һәм Чулпан Раянова, Уфа театрына әйләнеп кайтты. “Нур” театрының яшь, талантлы актрисаларының берсе Айгөл Юнусова янә коллективта. Театрны сагынып эшкә чыккан режиссер ярдәмчесе Раушания Вәлитова да җаваплы эшен башкарырга әзер. Искиткеч составка уңышлар гына телисе кала! Әйтергә кирәк, Уфа “Нур” театры сезон башында тамашачыга ике премьера бүләк итәчәк. Тиздән сәхнәгә Георгий Хугаевның “Минем кайнәм” комедиясе куелачак. Шушы көннәрдә режиссер Дамир Сәмирханов җитәкчелегендә яңа спектакльнең репетицияләре башлана. Ә нәни театр сөючеләре өчен театр «Операция «Фантазия»» әкиятен әзерли, режиссеры – Александр Марьин.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: