Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 август 2018, 11:34

Роберт Миңнуллин орденлы булды!

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек булды. Бу хакта Татарстан Президенты указы дөнья күрде.

Роберт Миңнуллинга Татарстанның иң югары дәүләт бүләге татар әдәбиятына керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен бирелгән.
Бүләкнең юбилярга тапшырыласы көне әлегә тәгаен билгеле түгел.
Исегезгә төшереп үтәбез: Роберт Миңннулинның 70 яшенә багышланган бәйрәм чарасы - Шигырь һәм Җыр сабантуе Илеш районының Шәммәт авылында 11нче августта узачак. Анда билгеле җырчылар, шагыйрьләр, Роберт Мөгаллим улының иҗатташ дуслары катнашачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: