Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 июль 2018, 13:36

“Тамыр” телеканалының “Бирешмә” төркеме Прагадан җиңү белән кайтты.

Чехия башкаласында үткән «Прага буяулары» халыкара балалар-үсмерләр фестивалендә Башкортстаннан «Тамыр» телеканалының «Бирешмә!» төркеме катнашты. Кызлар һәм егетләр «Җыр төркеме» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. Алар «Бирешмә!» һәм Зөһрә Буракаева сүзләренә композитор Айдар Хәмзин язган «Челпәрәмә» җырларын башкарды.

Гәлсәр Байгускарова «Вокал. Соло» номинациясендә беренче урын яулады. Аның конкурс программасына Гөлнара Хәлфетдин сүзләренә Айдар Хәмзин көй язган «Җиде кыз» һәм Джон Леннонның «Imagine» җырлары керде.
Фестиваль Чехия Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгында ел саен уздырыла. Бу конкурста Казахстан, Грузия, Әрмәнстан, Словакия, Эстония, Чехия, Германия, Финляндия, Франция, Русиядән килгән коллективлар һәм солистлары катнашты.
Фестиваль - күп жанрлы. Академик һәм халык хорлары, җыр ансамбльләре һәм солистлар, бию ансамбльләре, халык һәм классик бию солистлары, кыллы, тынлы һәм халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре, фольклор коллективлары көч сынашты.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: