Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 июнь 2018, 17:58

Китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты

Стәрлетамак районында китапханәчеләрнең “Авыл китапханәсе: яңа образ, яңа өстенлекләр” дип аталган семинары үтте. Анда Бишбүләк, Ишембай, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Федоровка, Әлшәй, Гафури районнары һәм Күмертау шәһәреннән 60лап китапханәче катнашты.

Кунакларны Золотоношка авылының Украин тарихи-мәдәни үзәге иҗади коллективы милли җыр-биюләр белән каршы алды. Стәрлетамак районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Лилия Шәйхетдинова, мәдәният бүлеге начальнигы Ирина Синебухова, Түрешле авыл Советы башлыгы Редик Морзабаев җыелучыларны тәбрикләделәр. Золотоношка, Түрешле, Октябрьское авылларында җанлы фикер алышулар, күргәзмәләр, "түгәрәк өстәл"ләр узды.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: