Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 гыйнвар 2018, 11:41

Балалар сәнгать мәктәбе - чагу вакыйгалар белән тулы тормышта яшәүче коллектив

Яңа ел башында үзган елда ирешкәннәргә йомгак ясау традициягә кергән. Балаларны иҗатка мавыктыручы, аларны сәнгатьне аңларга һәм иҗат итәргә өйрәтүче мәктәп чагу вакыйгаларга аеруча бай. Балалар сәнгать мәктәбе районның мәдәни һәм мәгариф тормышында аерым урын алып тора. Бүгенге көндә анда 275 бала укый, 20 укытучы эшли. Күпчелек бурычларны үтәү аның бердәм коллективының хезмәт нәтиҗәсе. Менә безнең кайбер казанышлар.

Үткән елның ноябрендә Балалар сәнгать мәктәбе һәм мәдәният өлкәсендәге һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучыларының башкару осталыгы республика конкурсының йомгаклау этабы үтте. Анда безнең мәктәп данын укытучыларның ике ансамбле яклады. Нәтиҗәдә Асия Баһаветдинова, Людмила Давыдова, Маргарита Салихова, Ләйсән Халикова, Тамара Кәримова, Гөлназ Хөббетдинова катнашлыгындагы «Надежда» халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Разия Килдегузина, концертмейстер Татьяна Тарасова) II дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Ә Анатолий Тарасов, Даут Баязитов, Гөлназ Хөббетдинова, Ләйсән Халикова, Тамара Кәримова, Людмила Давыдова составындагы «Перезвоны» уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Баһаветдинова Асия) (рәсемдә) III дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук ноябрьдә Күмертау шәһәрендә БР атказанган мәдәният хезмәткәре З.И.Хәлилов исемендәге башкорт халык уен кораллары төбәк фестивале үтте. Анда үзешчән һәм һөнәри башкаручылар (ялгыз башкаручылар, дуэтлар, ансамбльләр һ.б.) катнашты, ике төрле характерлы әсәрләр тәкъдим итте (башкорт халык көйләре, авторлык, классик әсәрләр һәм заманча эшкәртүдә халык көйләре).

«Ялгыз башкаручылар» номинациясендә I дәрәҗә Лауреат дипломы белән үзе тергезгән элекке уен коралы - гармунда чыгыш ясап, баян классы укытучысы Анатолий Тарасов бүләкләнде.

«Ансамбльләр» номинациясендә «Перезвоны» укытучылар уен кораллары ансамбле II дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. «Юрматы» курайчылар ансамбле (Радмир Вахитов) шулай ук II дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Укытучы Даут Баязитов курайчылар берлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Стәрлебашта үткән «Балачак планетасы» балалар үзешчән сәнгать ачык төбәк фестивалендә безнең мәктәптән 70 укучы катнашкан. Аларның күбесе призерлар һәм лауреатлар булды. Мәсәлән, Әнвәр Исмәгыйлев Гран-при яулады, Айгизә Казакбаева, Азалия Шафикова I дәрәҗә лауреатлар, «Карамельки» үрнәкле вокаль ансамбле II дәрәҗә диплом лауреатлары булды (барысының да укытучылары Маргарита Салихова).

Шулай ук II дәрәҗә лауреатлар исәбендә «Стәрлекәй» бию ансамбле (Рәзилә Котлушина), III дәрәҗә лауреатлар исәбендә «Карамельки» үрнәкле вокаль ансамбле (Маргарита Салихова), Кристина Волокитина (Разия Килдегузина). Татьяна Медведева җитәкчелегендәге «Росинки» бию коллективы «Бию сәнгатенә сөю өчен» махсус дипломы белән бүләкләнде.

Рәсем сәнгате бүлеге укучылары да конкурсларда актив катнашты. «Без - космос балалары» беренче Халыкара балалар рәсеме конкурсында Юлия Сәгыйтова беренче һәм Егор Заварзин өченче урыннарны алды. «СОГАЗ-Мед» «Туган як табигатен саклыйк» балалар рәсемнәре һәм плакатлары Республика конкурсында 40 кеше катнашты. Шулардан Юлия Сәгыйтова беренче урынны алды. «Суд балалар күзлегеннән» район конкурсында Элина Хөбетдинова беренче урынны алды (барысының да укытучылары Гөлнара Кинҗәбулатова).

Быел «Академик вокал» белгечлеге буенча укучы Әнвәр Исмәгыйлев республиканың 100 сәләтле балалар исәбенә керде һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының стипендиаты булды.

Яхшы укыганнары өчен укучылар Оксана Афанасьева (укытучысы Асия Баһаветдинова), Маргарита Мөхәммәтова (Татьяна Медведева), Мераб Фархшатов (Светлана Шәрәфетдинова) район хакимияте башлыгы стипендиатлары булды.

Конкурс эшчәнлегеннән тыш мәктәп укучылары актив концерт агарту эше алып бара. Бу уку елында балалар концерт белән Стәрлебаш авылының 2 һәм 4 санлы һәм Первомайский балалар бакчаларына барды. Кечкенә тамашачылар төрле уен кораллары яңгырашын рәхәтләнеп тыңлады, табышмаклар чиште, кушылып җырлады һәм кул чапты.

Концерттан соң укытучылар һәм башкаручылар җылы рәхмәт сүзләре ишетте, аларны балалар бакчасына тагын чыгыш ясарга чакырдылар.

Яңа ел алдыннан безнең учредитель - район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров мәктәпкә заманча синтезатор бүләк итте һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучыларына татлы бүләкләр тапшырды, моның өчен бөтен коллектив исеменнән аңа зур рәхмәт.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары алдында күп яңа ачышлар, яңа казанышлар тора. Төрле конкурсларга әзерлек тулы көченә бара, чыгарылыш укучылары «Йолдызчыклар» вокаль конкурсының йомгаклау чыгышына әзерләнә, анда Балалар сәнгать мәктәбенең яшь җырчылары гына түгел, кечкенәләр дә - район балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм 1-2 класс укучылары да чыгыш ясаячак. Стәрлебашлыларны иртәгә, 31 гыйнварда район Мәдәният йортына 16.00 сәгатьтә аларның чыгышын карарга чакырабыз. Керү ирекле.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылар өчен икенче өй, авылның күпчелек халкы өчен мәдәният үзәге булып кала. Ә безнең төп бурыч - укучыларга тулы кыйммәтле, сыйфатлы иҗади белем бирү, уку процессын сәнгать дөньясына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә әверелдерү.

Гөлдәр КАЗАКБАЕВА, Балалар сәнгать мәктәбе директоры.
Читайте нас: