Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 февраль 2023, 15:19

Ихлас тәбрик итәбез!

Югары Гөлем авылында яшәүче кадерле һәм сөекле кешеләребез -  Зөбәрҗәт Хаҗигали кызы һәм Риф Хәйбрахман улы ШӘЙМӘРДАНОВЛАРНЫ гаилә корып, бергә яшәүләренә 65 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Кадерлеләребез, сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешеләребез, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Мәрхәмәтле, изге йөрәкле, йомшак күңелле әти-әниебезгә күңел түребездән чыккан изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә язгы кояш  нурыдай аяз көннәр, тыныч иртәләр, озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, исәнлек-саулык телибез.

Яшәү терәге сез безнең өчен,

Кешелегегез белән үрнәк сез.

Мең-мең рәхмәт, дибез сезгә,

Безнең өчен һәрчак кирәк сез!

Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз, кода-кодагыйларыгыз.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: