Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 Май 2021, 09:19

Котлыйбыз!

(518) Куганакбаш авылында яшәүче сөекле һәм газиз әниебез, картәниебез КОРБАНГАЛИЕВА Фәзилә Сәлимҗан кызын 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми безгә шулай терәк булып, әти белен бергә сандугачлардай сайрашып кына яшәгез. Йортыбызның яме бит сез. Безне куандырып озак яшә, лаеклы син кадер-хөрмәткә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек тугел. Рәхмәт, әни, кеше итеп безне сөеп үстергәнең, үрнәк булып тормыш юлыбызда көч биргәнең өчен, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен. Газиз әниебез! Сиңа бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Түгәрәк бәхетең беркайчан да кителмесен.Әле һаман без дип яшисең син, Күптән инде зурлар булсак та. Аз булыр күк, Әнкәй, синең өченНинди изгелекләр кылсак та.Яшәү шатлыгы син безнең өчен, Яхшылыгың белән үрнәк син. Авыр чакта сиңа таянабыз,Безнең өчен һәрчак кирәк син.Алгы көннәрдә дә бәхетебезБулсын иде тулы, түгәрәк.Синнән җылы алып һаман шулайГомер кичсәк иде бергәләп.Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,Син булганда өебез нур чәчә.Киңәшчебез, терәгебез булыпЯшә әле, яшә йөзгәчә.Изге теләкләр белән кызларың Алия, Лилия, кияүләрең Эльвир, Амур, оныкларың Аделина, Аслан, Әмир, Айдар, Эдуард.

Читайте нас: