Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 Май 2021, 09:28

Котлыйбыз!

(517) Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы тормыш иптәше, балаларыбыз өчен кайгыртучан, уңган, җитез, хәстәрлекле, назлы әни булган кадерлебезне - КОРБАНГАЛИЕВА Фәзилә Сәлимҗан кызын 60 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Сөеклебез! Сәламәтлегең ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә. Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле, гаиләбез имин, сәламәтлегебез ныклы булсын. Тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбезнең учагын сүндермичә, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.Канатларны парлап каксаң гына,Кыя тауга менү җиңел ул.Минем өчен гомер буе шулай,Сөеп туймас назлы ярым бул.Шуңа да мин рәхмәт әйтеп яшим,Язмышыма сине биргәнгә.Насыйп итсен Ходай бергәлекнеГомер көзләренә кергәндә.Ходай безне кавыштырган чактаБүләк иткән бәхет алмасын.Икебезгә тигез итеп бүликҮкенечле гомер калмасын.Бәйрәмеңнең матур хатирәсеКүңелеңдә калсын уелып.Тәбриклибез сине чын күңелдән Барыбыз да бергә җыелып. Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гафур, улың Артур.

Читайте нас: