Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 март 2021, 10:30

Котлыйбыз!

(330) Әмир авылы27 март көнне безнең өчен иң якын һәм кадерле булган әтиебез, картәтиебез ХАЛИТОВ Галим Галимулла улына 80 яшь була. Шулай ук әниебез, картәниебез ХАЛИТОВА Зәйтүнә Бакир кызы белән гомер итүләренә – 61 ел. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез картлык телибез. Безне һәм оныкларыгызны куандырып, бергә шулай яшәргә язсын. Әти-әниебезнең тигез булуларына чиксез шатбыз.

Әлеге көндә дә аларның ярдәмен тоеп яшибез. Бер йортның төп капкасын әлегә кадәр уртак ачып керәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә киләчәктә пар күгәрченнәр кебек дөньябызны ямьләндереп, безгә терәк һәм кирәк булып, безне шатландырып яшәргә насыйп итсен. Балаларыгызга нинди тәрбия бирәсез, олыгайган көнегездә шулар куанычлар булып кайтсын. Бер үк вакытта олы йөрәкле әниебез бер карында үскән дүрт бертуганын, аларның гаиләләрен, балаларын, әтиебез яклап туганнарны да һәрвакыт җылы канат астына җыеп, хәстәрлек күреп, менә инде берничә ел дәвамында авылдашлары, райондашлары арасында иман нуры таратып яши. Кадерлеләребезне истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан ихлас тәбрик итәбез! Аларга корычтай сәламәтлек, рух ныклыгы, газиз кешеләребезнең туганнары, якыннары кадер-хөрмәтенә төренеп, икәүләшеп озын-озак еллар бәхетле, тигез, имин гомер кичерүләрен телибез. Эшләрегез гел үрдә, урыннарыгыз гел түрдә булсын, кадерлеләребез.
Әтиләр – тормыш кояшы,
Әниләр – дөнья яме!
Әниләрдән алабыз без
Көч-илһам, яшәү чәме!
Киң күңелең һәрчак синең,
Иркәли, назга төрә.
Дөньяларыгыз түгәрәк
Нәкъ әнә шуңа күрә.
Үзеңә дә кадер-хөрмәт,
Күрсәтсәк иде күбрәк.
Тигез, имин, озын гомер
Бездән иң-иң зур теләк!
Алда көткән гомер юлы
Тик шатлыклардан торсын!
Юбилеең белән сине,
Бәйрәмең котлы булсын!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән Ильвер, Зәлия Халитовлар гаиләсе.
Читайте нас: