Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 март 2021, 10:32

Котлыйбыз!

(301) Шушы көннәрдә Бакый авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез, кодагыем, ахирәтем ДӘМИНОВА Рәвия Рәүф кызы күркәм гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгели. Кадерлебезне олы бәйрәме белән ихлас котлап, иң изге теләкләребезне, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Туган көне кыш белән язның алмашынган вакытына туры килгәнгәме, күңелендәге аклык, пакьлек, сафлык, нур барыбызга да җитәрлек. Ул Бакый авылының мәдәни тормышында кайнап яши. Авыл, район күләмендәге барлык мәдәни чаралар Рәүф кызы катнашлыгында үтә. Кадерлебез! Киләчәк көннәрең өмет белән тулы булып, гомер йомгагың шатлык-сөенечләр белән тәгәрәсен. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, сабыр булып, һәр аткан таңга, яуган карларга, килгән язларга, аккан суларга сокланып, үткән гомергә үкенми, балаларыңның, оныкларыңның изгелеген, шатлыгын күреп, әлегедәй ачык йөзле булып, озын-озак бәхетле гомер кичерергә язсын. Син булганга дөньябыз ямьле, җанлы, синең фатихаң белән адымнарыбыз ышанычлы, бәхетебез тулы, уйларыбыз якты. Ходай үзеңне сәламәтлектән, бәхеттән, күңел тынычлыгыннан аермасын!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Якты, ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Азат, кодагыең Минегөл, ахирәтең Зөмәрә, балаларың Илназ, Вадим-Айгөл, оныкларың Эмир, Әмилә, Әминә.
Читайте нас: