Барлык яңалыклар
Котлаулар
23 март 2021, 10:28

Котлыйбыз!

Стәрлебаш авылы(300) ВАХИТОВ Тимербәк (Тимур) Фәүкать улынаКадерле абыебызны күркәм юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз! Гомереңнең истәлекле мәлләренең берсе - 70 яшьлек юбилеең бүген. Шушы матур бәйрәмеңдә сиңа теләкләрнең иң җылысын, иң изгеләрен телисе килә, ләкин нәрсә генә теләсәк тә, алар аз булыр кебек, чөнки тормыш юлың, язмышың матур, һөнәрең изгелекле булды синең.

Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сыйган. Кешеләргә, туганнарыңа, якыннарыңа ярдәм итеп, акыллы киңәшче, гаиләңә олы терәк булып яшисең, шуңа да кылган изгелекләрең үзеңә артыгы белән яхшылыклар булып кайтсыннар. Туганнар, авылдашлар алдында дан-дәрәҗәң зур. Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәгең якты, күгең аяз, көннәрең кояшлы, эшләрең уң, ырамлы булсын. Җиңгәбез Нәсимә белән кызыгыз Әлфиянең, оныкларыгыз Амира белән Арсланның изгелекләрен күреп, алар белән тик шатлык мизгелләре генә кичереп, сәламәтлектә озын бәхетле гомер үтәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.
Куанычлар гына алып килсен
70 яшең – олы бәйрәмең!
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Ходай сиңа озын гомер бирсен,
Гомер биргәч, бирсен саулыгын.
Күңелгә наз, яшәүгә ямь бирә, абзый,
Бу дөньяда синең барлыгың.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә, утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән барлык туганнар исеменнән сеңелең Бану, киявең Венер һәм балаларыбыз.
Читайте нас: