Барлык яңалыклар
Котлаулар
23 март 2021, 10:24

Котлыйбыз!

(316) Ак чишмә авылында яшәүче әтиебез, картәтиебез ГОМӘРОВ Мәүлияр Тимергазы улын 85 яшьлек олы юбилее белән кайнар котлыйбыз! Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үтәргә язсын.

Киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның шәфкатьлелеген, ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит. Сокланырлык матур гомер юлыңны тырыш, намуслы хезмәт аша яулаган зур уңышлар, ныклы абруй, ихтыяр көче бизи. Авырлыклар алдында тукталып калмаган, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булган, көчле рухлы, изге күңелле безнең кадерлебез. Һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы һәм кешелекле булган якын кешебезгә гаилә бәхете, шатлыклы-куанычлы озын гомер телибез. Әниебез Зәйтүнә Динислам кызы белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, куанычларын күреп, безгә якты нур, җылы учак, сүнмәс кояш булып яшәгез дә, яшәгез әле.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да,
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бара синең төпле сүзең,
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың,
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәйтүнә, балаларың Фәйрүзә – Илдар, Юрис – Ризида, Эрнис – Эльвира, Алия – Тимур; оныкларың Лиана – Фидан, Линар, Гөлнара, Артур, Гөлшат – Нургаян, Аскар, Алсу, Азалия, Айзилә, Диана – Дмитрий, Мая, Эмилия, Эльмира, Зарина, Динә.
Читайте нас: