Барлык яңалыклар
Котлаулар
23 март 2021, 10:29

Котлыйбыз!

(320) Бузат авылында яшәүче кадерле абыебыз СӘФӘРГАЛИЕВ Салават Рәшит улын матур юбилее – 60 яше тулу уңаеннан ихлас тәбрик итәбез! Син изге күңелле, ачык йөзле, тапкыр һәм туры сүзле, эш сөючән, ныкышмалы кешесең.

Якыннарың өчен генә түгел, авылдашларың өчен дә ныклы таянырлык, ышанычлы, хәстәрлекле булып яшисең һәм шуңа да зур хөрмәткә иясең. Сиңа берничек тә 60 яшь биреп булмый әле! Һәрвакыт шундый яшь, һәрьяклы актив, һичшиксез тугры, һичкайчан бирешмәс булып кал! Саулыгың ныклы, гаиләң имин, бәхетең мулдан булсын. Син безнең горурлык, ныклы таяныч, зур терәк! Рәхмәт сиңа!
60 яшь – ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.
60 яшь – ул картлык түгел,
Гомернең иң матур чагы!
Эһ тә итми, җырлап кына
Алтмышны яшә тагы!
Иң изге теләкләр белән: Нурмөхәммәтовлар, Сәфәргалиевлар, Әхмәтшиннар гаиләләре.
Читайте нас: