Барлык яңалыклар
Котлаулар
16 март 2021, 11:29

Котлыйбыз!

(283) Стәрлебаш авылыШӘРИПОВА Венера Гайнулла кызынаКадерле әниебезне, картәниебезне, кодагыебызны күркәм юбилее белән котлап иң изге, иң якты теләкләребезне һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Син һәрвакыт хәстәрлекле, игътибарлы, тәртипле, безгә ныклы терәк. Синең сөюең, мәрхәмәтең, җылы сүзләрең барыбызга да җитә.

Акыллы киңәшләрең тормыш авырлыкларын җиңәргә, алга таба барысы да яхшы булачагына ышанырга ярдәм итә. Син җаваплы хезмәткәр, башкаларны тыңлый һәм ярдәм итә беләсең. Синең белән горурланабыз һәм шулкадәрле энергияле булуыңа сокланып туймыйбыз. Олы йөрәкле, изге күңелле кешебез, бездән рәхмәт, ярату һәм ихтирам сүзләрен кабул ит. Сиңа хөрмәтебез чиксез. Армый-талмый без дип яшәгәнең, күңел юмартлыгың, кунакчыллыгың өчен алдыңда баш иябез. Озын гомер, җан тынычлыгы, чиксез бәхет, ныклы сәламәтлек телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, килер көннәрең имин булсын!
Кадерлебез, озын-озак яшә,
Якты нурлар сибеп дөньяга.
Без бәхетле яныбызда һәрчак
Син исән-сау гына булганда.
Ходай сиңа озын гомер бирсен,
Гомер биргәч бирсен саулыгын.
Күңелгә наз, яшәүгә ямь бирә
Бу дөньяда синең барлыгың.
Яшә син мәңгелек гөл булып,
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп.
Гөрләп торсын һәрчак өй түрең,
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең
Ямьләндереп синең гомерең.
Изге теләкләр белән кызың Миләүшә, киявең Раил, оныкларың Лилия, Юлия, кодагыең Рима.
Читайте нас: