Барлык яңалыклар
Котлаулар
16 март 2021, 11:31

Котлыйбыз!

(267) Стәрлебаш авылында яшәүче кадерле, якын кешебез ШӘРИПОВА ВЕНЕРА Гайнулла кызын матур юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сокланырлык матур гомер юлыңны тырыш, намуслы хезмәт аша яуланган зур уңышлар, ныклы абруй, ихтыяр көче бизи.

Авырлыклар алдында тукталып калмаган, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булган, көчле рухлы, изге күңелле безнең кадерлебез. Һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы һәм кешелекле булган якын кешебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлыклы, куанычлы озын гомер телибез. Тормыш иптәшең Фоат белән бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, куанычларын күреп, безгә якты нур, җылы учак, сүнмәс кояш булып яшәгез дә, яшәгез әле.
Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар – алар синең куллар.
Ходай бәхетле гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары.
Язмыш сиңа мәрхәмәтле булсын,
Йорт капкасын, күңел ишегеңне
Хәсрәт җиле бер дә какмасын.
Ходай саулык, озын гомер бирсен,
Фәрештәләр сине сакласын.
Изге теләкләр белән Галинур-Халидә, Рәбига, Ринат-Гәүһәр, Зиннур-Илзирә, балалар.
Уфа-Мәскәү-Стәрлебаш.
Читайте нас: