Тормыш авырлыкларына бирешмичә, һәр аткан таңга, яуган карларга, килгән язларга, аккан суларга сокланып, якыннарыңның игелеген күреп, озын-озак бәхетле гомер кичерергә язсын.
Юбилеең котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Озын гомер, матур тормыш -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Изге теләкләр белән гаилә дусларыгыз Мөхәммәтовлар, Кәримовлар.
Айдарәле-Турмай.