Барлык яңалыклар
Котлаулар
12 март 2021, 15:31

Котлыйбыз!

(269) Стәрлебаш авылыШӘРИПОВА Венера Гайнулла кызынаХөрмәтле Венера Гайнулла кызы! Күркәм юбилеегыз уңаеннан йөрәктән чыккан җылы котлауларны кабул итегез! Сезнең югары һөнәри осталык, максатчан булуыгыз, уңышлы эшчәнлек һәм җәмгыять алдында югары җаваплылык коллегаларыгыз арасында хаклы рәвештә абруй, ихтирам һәм танылу китерде.

Хезмәт юлыгыз туган районыгыз белән бәйле һәм күп вакытлар инде Сез финанс идарәсе җитәкчесе буларак, урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең мөһим тармакларыннан берсен алып барасыз. Үзегезне компетентлы, белемле, оста җитәкче итеп күрсәттегез. Фидакарь хезмәтегез лаеклы бәяләнгән. Сезнең юбилей - кеше гомеренең егәрлелек һәм тупланган тәҗрибәнең берлектә бәхетле үрелеп баруын чагылдырган чоры ул. Сезгә ныклы исәнлек, көчле рухлы, көр күңелле булып калуыгызны, үзегезгә һәм якыннарыгызга имин тормыш телибез!
Стәрлебаш муниципаль район хакимияте башлыгы Р.К.Рахмангулов, Стәрлебаш муниципаль район Советы рәисе И.Г.Хәйбуллин, район Советы секретаре, район хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм хакимият коллективы.
Читайте нас: