Лаеклы тормыш юлыгыз, максатчан, югары һөнәрмән булуыгыз тирән ихтирам уята. Сез бүгенге көнне бик кирәкле сыйфатка ия – үзегезнең хезмәткә бик җаваплы карыйсыз. Сезне тирән белем, яхшы оештыру сәләте, әйбәт нәтиҗәгә эшли белү, зирәклек, ярдәмчеллек аерып тора. Әлеге вакытта гомерегезнең иң матур чорын кичерәсез, бу – гомернең бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, тормышны яхшы аңлаган, күп нәрсә эшләнгән, ә киләчәккә яңа планнар корган мизгеле. Хезмәтегез, бәяләп бетергесез ярдәмегез өчен рәхмәт Сезгә. Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, көч-куәт, рух ныклыгы, эшегездә уңышлар телибез!
Җылы теләкләр белән Стәрлебаш районы авыл биләмәләре башлыклары.