Барлык яңалыклар
Котлаулар
17 апрель 2020, 14:17

ФӘЙЗУЛЛИН Азамат Иршат улына һәм ГӘРӘЕВА Ильвина Илдар кызына

Кадерле балалар! Без сезне яңа тормышка аяк басуыгыз - законлы никахыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Бүген кабызган уртак гаилә учагы икегезнең дә күңелегезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны җылытып, сөендереп торсын, беркайчан да сүнмәсен. Бергә башлаган тормыш юлыгыз киң, сикәлтәсез булсын, аны кулга-кул тотынышып бергә узарга, гомергә сөеп-сөелеп яшәргә язсын!
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардай
Бәхет күлләрендә йөзегез.
Изге теләкләр белән Фәйзуллиннар: әтиегез Иршат, әниегез Венера, сеңелегез Азалия, картәниегез Җәмилә.
Читайте нас: