Барлык яңалыклар
Котлаулар
27 март 2020, 13:33

МӨХӘММӘТҖАНОВ Рөстәм Рәмил улына

Кадерлем! Без сине ихлас күңелдән шушы шатлыклы көнең – юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа бәхетле озын гомер, күтәренке күңел, эшеңдә уңышлар, ныклы сәламәтлек, якты, нурлы көннәр, аяз, тыныч төннәр һәм өметле киләчәк телибез. Һәрвакыт көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез булып кал.

Киләчәктә дә дусларыңның, хезмәттәшләреңнең ихтирамын, туганнарыбыз кадер-хөрмәтен тоеп, эшеңнән тәм, тормыштан ямь табып, Ходай биргән гомердә бер-беребезнең кадерен белеп, йөрәк җылысын тоеп, шатлыкта-бәхеттә, саулыкта, мул тормышта пар канатлы булып, балабызның игелеген күреп гомер кичерик.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илмира, Анелия.
Читайте нас: