Барлык яңалыклар
Котлаулар
27 март 2020, 13:37

ГАРИПОВА Гөлнара Наил кызына

Стәрлебаш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, картәнием ГАРИПОВА Гөлнара Наил кызын 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз! Кадерлебез, сиңа сәламәтлекнең иң ныгы, гомернең иң озыны, бәхетнең иң зурысы насыйп булсын. Һәрвакыт ярдәмчел, саф, изге күңелле булганың өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең изгелек.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмил, балаларың Раил-Эльвина, Динар-Альбина, оныгың Тимур.
Читайте нас: