Барлык яңалыклар
Котлаулар
27 март 2020, 13:34

ГАФИЕВ Рәфкать Рәхим улына

Хөрмәтле Рәфкать Рәхим улы! Сезне күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сез һәрвакыт изге күңелле, игелекле, ярдәм итәргә әзер. Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә якыннарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын Сезгә киләчәктә.
Изге теләкләр белән 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе коллективы.
Читайте нас: