Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 гыйнвар 2019, 13:24

Йөзьяшәрне котладылар

Районда матур традиция – йөзьяшәрләрне хөрмәтләү тантанасы яшәп килә. Чөнки нәкъ менә аларга революциядән соңгы авыр елларда яшәргә, коллективлаштыру һәм Бөек Ватан сугышы чорларын кичерергә, илне җимереклекләрдән торгызырга туры килгән. Әмма, кызганычка каршы, вакыт рәхимсез, һәм аларның күбесе арабызда юк инде – фронтовикларның, аларның тол хатыннарының һәм хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан тыл эшчәннәренең сафлары сирәгәйде.

Бүгенге көндә район хакимияте ветераннарны игътибар һәм хәстәрлек белән чорнап алырга, аларга көнүзәк проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Яңа ел алдыннан да район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров 90 яшьлек юбилеен билгеләүче Стәрлебаш авылында яшәүче Хәйрәт Арсланованы котлады.

Хәйрәт әбигә чәчәкләр гөлләмәсе һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Фәнүр Зөфәр улы Русия Президенты В.В.Путин исеменнән Котлау хаты тапшырды, шулай ук истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр бирде. Бәхетле һәм канәгать юбиляр, үз чиратында, кунакларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйтте һәм чәй табынына чакырды.

Очрашу ихлас әңгәмә белән тәмамланды. Бу көн катнашучыларның барысының да хәтерендә озак сакланыр дип уйлыйсы килә.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: