Барлык яңалыклар
Котлаулар
28 август 2018, 12:02

Котлыйбыз!

Күп еллар намуслы эшләгәннәре, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ирешкән уңышлары өчен Стәрлебаш муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнделәр: Ишбулдина Лилия Мөнир кызы – Тәтер-Арслан урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Хисмәтуллина Зөмәрә Минулла кызы – Стәрлебаш авылының 1 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе; Гайнуллина Дилфүзә Рәүф кызы – Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернатының укыту эше буенча директор урынбасары. ***

Күп еллар нәтиҗәле эшләгәннәре һәм үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ирешкән уңышлары, керткән өлешләре өчен Стәрлебаш муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Хәсәнова Светлана Гаяз кызы – Первомайский урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы;

Миниярова Айгөл Венер кызы - Бузат урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

***

Яңа 2018-2019 уку елына белем бирү оешмаларын вакытында һәм сыйфатлы әзерләгән өчен акчалата бүләкләүгә лаек булдылар:

I урын – 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе;

II урын – 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе;

III урын – Первомайский урта мәктәбе.

***

“Иң уңайлы мәктәп” һәм “Иң уңайлы балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү учреждениесе” конкурслары йомгаклары буенча җиңүчеләр:

Тәтер-Арслан урта мәктәбе;

I урын – 1 санлы Стәрлебаш балалар бакчасы;
II урын – 4 санлы Стәрлебаш балалар бакчасы.
Читайте нас: