Барлык яңалыклар
Котлаулар
29 декабрь 2017, 11:51

Тынычлык, иминлек һәм бәхетләр!

Кадерле стәрлебашлылар һәм район кунаклары!

Иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел якынлаша. Аны каршылаганда, без үзебезнең якыннарыбыз, күршеләребез, бөтен ил белән берләшәбез, Кремль курантларының тантаналы сугуы безнең бердәм тавыш булып яңгырый. Без һәркемнең сәламәт һәм исән-сау булуын, туганнарыбыз һәм якыннарыбызның уңышлары белән сөендерүен, гаиләләрдә һәм гомум йортыбызда тынычлык, теләктәшлек һәм иминлек булуын телибез.

Кадерле якташлар! 2017 елны озатып, барыгызга да бердәмлегегез, район язмышы өчен зур җаваплылык тойганыгыз, иң кыю һәм зур планнарны тормышка ашыруга әзер булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Көн саен үз хезмәтләрен намуслы башкарып, аңа бар күңелен салучыларга рәхмәт. Хөрмәтле ветераннарга хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүгенге көндә төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышларда аларның бәяләп бетергесез өлеше булуын беркайчан да онытмыйбыз.

2018 елны каршылап, без изге, шатлыклы үзгәрешләргә өметләнәбез. Шәхси уй-ниятләребез районнан аерылгысыз, үзебезнең республикага карата изгелекле, ихлас тойгылар белән сугарылган. Аларның үсеше, күп гасырлык тарихның дәвам итү безнең гомум хезмәтебездән һәм тырышлыгыбыздан, бердәмлектән һәм җаваплылыктан, мөмкин кадәр файдалырак нәрсәләр эшләүгә омтылуыбызга бәйле. Без бергә булганда гына ышанычлы алга барырбыз, теләсә кайсы сынауларга каршы торырбыз, иң катлаулы бурычларны үтәрбез, заманча, имин җәмгыять төзербез.

Яңа елның үсеш, тотрыклылык һәм теләктәшлекне саклау елы булуын, һәр гаиләгә, районыбызга һәм илебезгә тынычлык һәм иминлек алып килүен телим.

Ф.З.ТУКТАРОВ,

Стәрлебаш муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: