Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 декабрь 2017, 13:29

Ихлас тәбрик итәбез!

(2348)Стәрлебаш авылы Кадерле ахирәтебез САВИНА Әлфия Шәмсетдин кызын матур юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормыш авырлыкларына бирешмичә һәр аткан таңга, яуган карларга, килгән язларга, аккан суларга сокланып, якыннарыңның игелеген күреп, әлегедәй изге күңелле булып, озын-озак бәхетле гомер кичерергә язсын. Бәйрәмеңнең матур хатирәсе Күңелеңдә калсын уелып. Тәбриклибез сине чын күңелдән Барыбыз да бергә җыелып. Бану, Рима, Равия, Нурия, Фәймә Зөләйха, Маһинур, Зөлфирә. *** Котлы булсын никах туегыз! (2265) Стәрлебаш авылыЗАҺИДУЛЛИН Радмир Роберт улына һәмГЫЙМРАНОВА Адэлия Фидаил кызына! Кадерлеләребез! Сезне гомерегезнең иң гүзәл бәйрәме - туй көнегез белән ихлас тәбрик итәбез! Никахыгыз нык, озын гомерле, гаилә учагыгыз якты, җылы булсын, пар балдакларыгыз һәрчак тормышыгызны нурлап торсын. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бүгенгедәй матур, акыллы, яшь, изге җанлы булып калыгыз. Нәселегезне лаеклы дәвам итәрлек балалар үстереп, исәнлектә-саулыкта, шатлыкта-байлыкта бәхетле гомер кичерегез. Парлы типсен мәңге йөрәгегез Мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түм-түгәрәк булсын Бәхетегез - гомер юлдашы. Әтиегез Роберт, әниегез Айгөл, энегез Амаль, киленегез Гөлназ.

Читайте нас: