Барлык яңалыклар
Котлаулар
22 декабрь 2017, 16:29

Әнием, күз нурым

Әниебезнең тормыштан ямь һәм тәм табып яшәве безгә үрнәк. Әнием, әнекәем, әнием, күз нурым! Бу сүздән дә ягымлырак, бу сүздән дә якынрак сүз юктыр, мөгаен! Әйе, әйе, бүген сүз безнең әниебез Хакетдинова Мөнирә Зиннәт кызы турында алып барыла.

Безнең әниебез 1937 елның 22 декабрендә Карагыш авылында Зиннәт һәм Сафия гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Тик әниебезнең бала чагы гел шатлыктан һәм бәхеттән генә тормый шул. Башка балалар кебек үк авыр сугыш ачысын да күрергә туры килә аңа. Әтиләре, безнең картәтиебез, өч баласын калдырып, сугыш кырларына китә, ул вакытта әниебезгә бары тик дүрт яшь кенә була.

Шулай итеп әнием буй җитеп, әнисенең зур ярдәмчесе була. Чөнки бу вакытта аның зур апасы авырып вафат була. Әниемә бала чактан ук фермада савучы булып та, башка колхоз эшләрендә дә катнашырга туры килә.

1956нчы елны язмыш әниемне Әмир авылы егете, безнең әтиебез Зинур Хамат улы белән очраштыра. Алар өйләнешеп, матур итеп дөнья коралар, урман ташып, үзләренең көче белән өй салып керәләр һәм безгә, биш балаларына гомер бүләк итәләр. Бик озак та үтми, әтиебез каты чирләп китә. Шушы көннән алып инде әниебез бөтен булган авыр эшләрне үз өстенә ала, әтиебезне тәрбияли һәм аякка бастыра. Әтиебез терелеп, 30 елдан артык үзебезнең “Матросов” исемендәге колхозда баш бухгалтер булып эшли.

Менә шулай итеп әниебез белән әтиебез 60 ел бергә кулга-кул тотынышып, безнең һәрбер куанычыбызга куанып гомер иттеләр. Тик нишлисең, язмыш үзенекен итә, моннан бер ел элек әтиебез мәңгелеккә бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын!

Әниебезгә хаклы ялга чыкканчы яшелчә бакчасында да, чөгендер үстерүче дә, колхозда пешерүче дә булып, балалар бакчасында да эшләргә туры килде. Һәм бик күп мактаулы кәгазьләргә лаек булды.

Күптән хаклы ялда булса да, тынгылык белми ул: җәен өй алларын матур чәчкәләр белән бизи, без кайтканда тәмле ашлар, ризыклар белән сыйлый, бәләкәй оныгын тәрбияли. Тиздән әниебезнең 80 яшьлек юбилее. Аңа исәнлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык, безнең хөрмәтебезгә төренеп озын-озак яшәргә язсын. Без синең белән горурланабыз, бик тә яратабыз. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтлебез.

Буразналар сызып маңгаеңа

Күпме еллар, юллар үткәннәр.

Шомырт кебек кара чәчләреңә

Энҗеләрдәй чаллар төшкәннәр.

Рәхмәт, әни, барысы-барысы өчен,

Без бәхетле синең яныңда.

Киңәшләрең кирәк авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син булганда.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

Читайте нас: