Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 март 2021, 11:47

Кечкенә җайланма зур бәладән коткара

Ут чираттагы тапкыр кешеләргә саксыз мөнәсәбәтне гафу итмәвен һәм күтәренке сакчыллык һәм уяулык таләп итүен күрсәтте. Стәрлебаш бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенең “112” пультына 14 мартта 12.46 сәгатьтә янгын турында хәбәр килде – Хәлекәй авылында агач өй яна.

Янгынны сүндерү өчен урынга Хәлекәй авыл биләмәсенең дежур янгын сүндерү командасы килде. Алар артыннан һөнәри янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте һәм эшкә тотынды. Шулай ук янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә Бакый авыл биләмәсенең дежур-янгын сүндерү командасы да кушылды.
Янгынны сүндергәннән соң, янгын урынын карау барышында ачыклануынча, өйгә Хәлекәй авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан урнаштырылган янгын турында хәбәр итү җайланмасы эшләмәгән, чөнки бу өйдә яшәүчеләр аның батарейкасын алып куйган булган. Нәтиҗәдә йорт хуҗасы ут чыккан вакытта йортта йөргән булса да, өй эчендә янгын чыгуын сизмәгән.
Хөрмәтле район халкы! Исегезгә төшерәбез, янгын турында хәбәр итү җайланмалары күп тапкырлар кешеләрнең гомерен һәм милкен саклап калды. Үзләренең бик кирәкле булуын алар дәлилләп килә. Шуңа күрә әлеге җайланмаларны сүтеп алмавыгызны сорыйбыз. Аларны даими рәвештә (елына ике тапкыр) тузаннан тазартырга һәм батареясын алмаштырырга кирәк. Бу зур эш түгел, финанс чыгымары таләп итми. Үзегезнең хәвефсезлек турында хәстәрлек күрегез: кечкенә җайланма зур бәладән котылып калырга ярдәм итәр!
Илшат КАЮПОВ, Стәрлебаш районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте начальнигы.
Фото: Пиксабай
Читайте нас: