Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 гыйнвар 2021, 11:18

“Без кагыйдәләр буенча яшәү яклы!”

Стәрлебаш башлангыч мәктәбе укучылары юл кагыйдәләрен машина йөртүчеләрнең хәтеренә төшереп тора. 13 гыйнвар көнне “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында ЮХХДИ инспекторлары белән берлектә район үзәгендә алар машиналарны туктатып, машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү-белмәвен тикшерде.

Чараны үткәрү өчен Стәрлебаш авылының Ленин урамында машиналар күп йөргән өлеш сайлап алынды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлебаш районы ЮХХДИ бүлеге инспекторы Андрей Абдуллин белән бергә бер төркем укучылар мәктәпнең социаль педагогы Эльвира Мостафаева җитәкчелегендә машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү-белмәвен тикшерде.
Балалар юлларда хәвефсезлек белән бәйле булган үз сорауларын да бирде һәм үзләренең юлларда балаларның имгәнүен, җәрәхәтләнүен киметү темасына төшерелгән рәсемнәрен күрсәтте. Шулай ук алар машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә игътибарлырак булуын үтенде.
Көтелмәгән мондый хәлгә автомобиль йөртүчеләр аңлап якын килде, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.
Радик ГАЛИМҖАНОВ,
Русия Эчке эшләр министрлыгының
Стәрлебаш районы ЮХХДИ бүлеге начальнигы.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: