Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 июль 2020, 16:45

Тәмәке тарту бәласе

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты 2020нең беренче яртыеллыгында теркәлгән янгыннар статистикасын хәбәр итте.

Аңардан күренүенчә, янгыннарның күпчелеге ут белән саксыз эш итү, шул исәптән, тәмәке тарту аркасында да килеп туа. 10 янгынның 7се нәкъ әлеге сәбәп аркасында булган. Ул кешеләрнең үлеменә дә китергән. “Өстәвенә, янгында үлүчеләрнең яртысы диярлек исерек хәлдә булганнар”, – дип хәбәр итәләр ведомстводан.
“Яши торган бинада тәмәке тартмагыз, исерек кешене контрольсез калдырмагыз һәм аларга бәләкәй балаларны карауны ышандырып тапшырмагыз ”, – дип киңәш итәләр дәүләт комитетыннан.

Автор : Язгөл Сафина https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: gkchs.bashkortostan.ru
Читайте нас: