Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 ноябрь 2019, 16:26

“Янгын турында хәбәр итү җайланмасын файдаланыгыз, бу сезнең гомерегезне саклап калу ихтимал”, - Радий Хәбиров республик халкына менә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битендә урындагы властьларның үлемгә каршы көрәш нәтиҗәләре турында сөйли. Аның әйтүенчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада үлүчеләр саны кимегән. Үткән чорда үлүчеләр 2424 кешегә кимрәк.

Әмма, моңа карамастан, янгыннарда кешеләр һәлак булуын дәвам итә, шул сәбәпле, Хәбиров һәр өйгә автоном янгын турында хәбәр итү җайланмасын урнаштырырга кирәк, дип саный. Бүгенге көнгә алар 90 мең урнаштырылган. Әлеге җайланманың нәтиҗәле булуын дәлилләү максатында республика җитәкчесе экспертлар биргән мәгълүматларны китерә, алар буенча әлеге җайланма ярдәмендә 290 мең кеше, шул исәптән 126 бала коткарып калынган.
“Үлемгә каршы көрәш”не дәвам итү максатында Хәбиров янгын турында хәбәр итү җайланмаларын барлык ялгыз пенсионерларның өйләренә куйдырырга тәкъдим итә. Шулай ук ул Башкортстанда янгын хәвефсезлеге техникасының үтәлешен тикшерү өчен һәр йортка кереп йөрү башланачак, дип белдерә. “Хәбәр итү җайланмасы – бик нәтиҗәле. Пенсионерлар, аеруча ялгыз яшәгәннәре хәвефле төркемгә керә. Шуңа күрә җайланмалар санын 200 меңгә кадәр җиткерәчәкбез. Рәхим итеп, аларны файдаланыгыз, бу сезнең гомерегезне коткарып калуы ихтимал...”, - дип мөрәҗәгать итте республика Башлыгы төбәк халкына.
Быелгы елның 1 августыннан Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты Янгынга каршы хезмәтендә Янгыннарны кисәтү хезмәте үзәге эшли башлады. Аларның төп бурычы – янгыннарны кисәтү.
Узган атнада Үзәк инженерлары Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте вәкиле белән берлектә Стәрлебаш авылында 55 яшьтәге һәм аңардан өлкәнрәк ялгыз яшәгән гражданнарның өйләренә йөрде. Владимир Гаврилов һәм Лиана Төхвәтуллина аларга янгын турында хәбәр итү җайланмаларын урнаштырып, аңлату әңгәмәләре үткәрде. Әлеге җайланманы алу һәм куйдыру хокукына шулай ук аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр һәм социаль хәвефле хәлдә булган балалы гаиләләр ия. Янгын турында хәбәр итү җайланмасын алу өчен Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимиятенең 6нчы кабинетында гариза калдырырга яки 2-16-96 телефоны аша мәгълүмат алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, янгын турында хәбәр итү җайланмасын урнаштыру фаҗигане булдырмый калу, сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклау мөмкинлеген бирәчәк!
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
Читайте нас: