Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 сентябрь 2019, 19:12

Төтен исе сизеп, дәваханәдәге пациентларны эвакуацияләгәннәр

Көтмәгәндә Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы Клиник дәваханәсендә төтен исе чыга башлый.

Төтен икенче каттагы балалар хирургия бүлегендә күзәтелә, дип хәбәр ителә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетында.
Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр бүлектән пациентларны, шул исәптән 7 баланы эвакуацияли. Мәгълүматларга караганда, төтен чыгуның сәбәбе – дәваханә подвалында сварка эшләре башкарылу.
Пациентлар һәм дәваханә персоналы арасында беркем дә зыян күрми.
Фәния Ибатуллина.
Чыганак: ufatime.ru
Фото: ® UfaTime.ru
Читайте нас: