Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 август 2019, 11:52

Тугыз кеше суши ашап дәваханәгә эләккән

Иркутск өлкәсенең Усолье-Себер шәһәрендә тугыз кеше япон кухнясы ризыклары белән агулануга шикләнеп хастаханәгә салынган, зыян күрүчеләр арасында ике балигъ булмаган бала бар. Бу хакта төбәк буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода зыян күрүчеләрнең урындагы компаниядә Япон кухнясын китерүчеләргә сушига заказ бирүләрен аныклап үткәннәр, шуннан соң аларны хастаханәгә озатканнар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре хәзерге вакытта эпидемиологик тикшерүләр үткәрә. Япон кухнясы ризыкларын китерүче фирманың эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Бу хәл турында тикшерү органнарына хәбәр ителгән.
Чыганак: ТаtarToday/
Яңалык авторы Фәния Ибатуллина.
Читайте нас: