Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 ноябрь 2018, 12:21

Сулыкларда боз мәкерле – исегездә тотыгыз!

Бәхетсез очракларны булдырмас өчен сулыкларда боз өстендә хәвефсез йөрү кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Сулыклардагы бозга чыгу һәрвакыт хәвефле, чөнки бозның калынлыгы һәм аның ныклыгы ышанычлы түгел. Бозга чыгар алдыннан туктагыз һәм сулыкны тикшереп карагыз. Сулык мәйданында читләтеп үтә алырлык хәвефле урыннарны билгеләгез. Шуны исегездә тотыгыз, боз кар каплаган, көчле агым, чишмәләр чыккан, сулыкка чишмә, елгалар, көнкүреш агынтылары, камыш һәм куаклар үскән урыннарда юка була.

Елга ярында боз боравын тәртипкә китерегез – боз астына төшкәндә аңа тотынырлык булсын. Рюкзакны бер як бавыннан гына тотып барырга кирәк – ул очракта кирәк булса тиз генә арыну мөмкинлеге бар. Шушы ук сәбәпле әгәр дә сез сулык аша чаңгыда чыгарга ниятләгәнсез икән, чаңгыларның беркеткечләрен чишәргә һәм чаңгы таякларының темлякларын кимәү зарур.

Үзең белән үз-үзеңне коткару средстволары: ике зур кадак, очына йөк тагылган бау алырга кирәк. Алар ярдәме белән суга баткан очракта судан чыгарга мөмкин.

Аяк белән тибеп бозның калынлыгын тикшерергә ярамый, моның өчен боз тишкеч булырга тиеш. Әгәр дә боз тишкеч белән сукканнан соң боз өстенә су чыкса, димәк, бу урында боз калын түгел, ары китәргә ярамый! Үтә күренмәле, яшкелт төстә, калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаган җирдә сулык аша чыгу хәвефсез дип санала. Конькида шуу өчен бозның калынлыгы 12 сантиметрдан да, күмәкләп шуу өчен 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Боз өстенә салынган сукмак яки чаңгы юлыннан бару хәвефсез. Кышкы балык тоту чорында начар күренү шартларында (буран, җил, кар яву) бозга чыкмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, боз өстендә йөгермәскә һәм сикермәскә, чикләнгән мәйданда күп кеше җыелмаска кирәк.

Үзең белән кесә телефоны, шырпы һәм тиз арада ут кабызу өчен берәр төрле ягулык материалы, кайнар чәй белән термос, алмашка бер-ике пар оекбаш һәм табанча алу зарур.

Ринат ИСМӘГЫЙЛЕВ, «Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча кечкенә суднолар буенча

Дәүләт инспекциясе үзәге» федераль казна учреждениесенең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекторы.


Читайте нас: