Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 октябрь 2018, 13:36

Юлларда сак булыгыз!

Ел саен безнең районда, бөтен республикадагы кебек үк, “Юлларда балалар хәвефсезлеге атналыгы” үтә. Аның төп бурычы – урамнарда һәм транспорт чараларында балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү.

Билгеле булуынча, балаларда урамда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Шушы максатта башлангыч мәктәп укучылары өчен Балалар иҗат йорты һәм ЮХХДИ район бүлеге тарафыннан район Мәдәният йорты алдында чара оештырылды. Башта балалар алдында Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы Фәрит Галиәкбәров чыгыш ясады. Фәрит Рәмил улы балаларга юлларда үзләрен ничек дөрес тотарга, машиналар йөрү юлын кайда һәм ничек дөрес чыгарга, юл аша чыга башлаганчы ике яктан да хәвефсез булуына инану зарурлыгы турында сөйләде. Хәрәкәтчән уеннар, викториналар, юлда булырга мөмкин хәлләрне тикшереп карау аларга алынган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Чара ахырында бию флешмобы оештырылды.

“Юл әлифбасын” үзләштергәндә балалар юлның уен һәм мавыгулар урыны булмавын үзләштергәндер дип ышанабыз. Бу көнне җыелган белемнәр аларны юлларда хәвефле хәлләрдән саклар.

Лиана ЯРМИЕВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: