Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 сентябрь 2018, 13:10

Үзегез үрнәк күрсәтегез

Чираттагы тапкыр машинада эштән өйгә кайтып киләм һәм таныш күренешкә тап булам: коляска эткән яшь кенә әни 3 һәм 5 яшьлек ике баласы белән юл читеннән бара һәм телефоннан сөйләшә. Балалар әле йөгерешеп аны куып җитәләр, әле артта калып уйныйлар. Түзмәдем, туктап яшь ханымга балалар белән юлда йөргәндә үз-үзеңне тоту тәртибе турында аңлаттым.

Гомумән әниләрнең балаларын җитәкләп юл буеннан китеп барулары еш очрый: әнисе читтә, бала юл ягыннан бара. Гаҗәп, алар ничек балаларының гомере өчен хәвефләнми икән, машина йөртүчеләрнең дә төрлесе бар бит. Моңардан шундый нәтиҗә ясыйсың: күпчелек әти-әниләрнең үзләрен юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Кайберләре бу кагыйдәләрне балаларга аңлатуны бөтенләй кирәксез дип саный, янәсе, нигә балага транспорт хәрәкәте үзенчәлекләрен, урам аша чыгу кагыйдәләрен аңлатып торырыга, сабый бит барыбер юл аша өлкән кешене җитәкләп чыга?

Хәзерге заманда балалар бакчага җәяүләп килми, ә машинада йөри, шуңа күрә аларның урамда җәяү йөрү осталыгы аз, димәк, кагыйдәләрне белүне-белмәүне алар кулланып карый алмый. Ата-аналарга вакыт табып, атнасына бер тапкыр булса да балаларын бакчадан өйгә кадәр җәяүләп алып кайтып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатуларын, шулай ук туган авылларының матурлыгын күрсәтүләрен киңәш итәм.

Баланы өйрәтүне иң беренче үзеңнән башларга кирәк. Безнең шәхси үрнәк мотлак рәвештә аның аңына керәчәк. Һәрвакыт, бала белән урамда йөргәндә, поликлиникага яки кунакка барганда җәяүлеләр йөрү юлында сезнең үз-үзегезне тотуыгыз – бала өчен үрнәк булуын онытмагыз.

3-6 яшьлек сабый автомобильне зур хәвеф чыганагы сыйфатында, аның сәламәтлеккә зыян китерүен яки кеше гомерен өзәргә мөмкин булуын аңлап бетерми. Киресенчә, аның белән бары күңелле тәэссоратлар бәйле. Баланы уенчык яки чын автомобиль бик мавыктыра. Балага аны куркытмыйча гына юл хәрәкәте хәвефсезлегенең барлык таләпләрен аңлату зарур. Мәктәпкә йөри башлаганчы ук транспорт чарасында ориентлашырга, урынны дөрес билгеләргә, кайда һәм ничек юлны чыгарга өйрәтергә мөмкин. Түземлек һәм ныкышмалылык уңышны тәэмин итүче нәтиҗәле чаралар булып тора.

Онытмагыз, юлларда үз гомерегезне һәм балагызның гомерен исән-имин саклауның иң яхшы чарасы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү!

Айгөл ФАРХШАТОВА,1 санлы Стәрлебаш балалар бакчасы тәрбиячесе.

Читайте нас: