Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 август 2018, 14:45

Шартлы янгын сүндерелде

Дәваханәләрдә янгыннар һәрвакыт катлаулы һәм аларның аерым үзенчәлекләре була. Беренче чиратта, үзаллы хәрәкәт итәргә сәләтле булмаган пациентлар булу эвакуацияләүне катлауландыра. Моннан тыш, фармацевтик препаратлар янганда агулы матдәләр бүленеп чыгу ихтималы бар. Кабинетларда янып китү ихтималы зур булганлыктан (мебель, кәгазьләр, кием һ.б.), янгын тиз арада таралырга мөмкин һәм аны туктату өчен өстәмә көчләр һәм чаралар җәлеп итү таләп ителә. Шуңа күрә медперсонал гадәттән тыш хәлләргә әзер булсын, ыгы-зыгыга каршы көрәшә белсен һәм күнекмәләре булсын өчен үткән атнада үзәк район дәваханәсе территориясендә шартлы рәвештә янгын сүндерү күнекмәләре үткәрелде.

Укуларга ярашлы, ут балалар консультациясе урнашкан бинада, беренче катта чыга: автомат янгын сигнализациясе эшли башлый. Бина эчендә булган кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә хәвеф яный. Электр энергиясен сүндергәннән соң кешеләр эвакуацияләнә һәм янгын сагы чакырыла. Янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән утны сүндерүгә ирешеп булмады. Шартлы янгын урынына янгын сүндерү машинасы килде. 90 санлы янгын сүндерү частенең дежур каравы бинада кешеләр калмадымы дип күзәтеп чыкты. Аннары янгынга каршы көрәшүчеләр аны “сүндерергә” кереште. Аларның барлык гамәлләре анык һәм көйле барды, үзәк район дәваханәсе персоналы һәм янгын бригадасы куелган бурычны үтәде. Шартлы янгын сүндерелде.

Күнекмәләрдән соң үзәк район дәваханәсенең янгын хәвефсезлеге буенча инженеры Алик Ибәтуллин каравыл начальнигы Сергей Денисов белән берлектә янгын сүндерү җайланмасын куллану буенча инструктаж үткәрделәр (рәсемдә). Теләге булган һәркем янгын сүндерү җайланмасын кулланып, учак сүндереп карады. Фотоаппарат белән учак төтене һәм һавага сибелгән янгын сүндерү җайланмасы күбеге арасында калып, мин чын-чынлап югалып калдым. Шуңа күрә мондый чаралар хәлне анык бәяләргә өйрәнү, тиз һәм дөрес карар кабул итү өчен бик мөһим.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.


Читайте нас: