Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 Май 2018, 12:22

Сак булыгыз - талпан!

Талпан энцефалиты — ул вируслы, табигый-чыганаклы авыру. Аеруча ул үзәк нерв системасын зарарлый. Вирус чирле талпан тешләгән вакытта күчә. Инфекция шулай ук хайваннарны (кимерүчеләр, йорт терлекләре, кайбер кошларны) да зарарлый.

Чирле талпан тешләсә, 1,5-3 атна үтүгә авыру көчәя башлый. Вирус баш миен, арка миендәге эре нерв күзәнәкләрен, периферик нервларны зарарлый һәм көзән җыеру рәвешендә күзәтелә. Аерым төркем мускулларны яисә очлыкларны тулысынча паралич суга, тиренең сизүчәнлеге бозыла. Соңрак вирус бөтен баш миен зарарлагач каты баш авыртулар, косу, аңны югалту кебек күренешләр барлыкка килә. Хәтта организмның тышкы ярсыткычларга җавап реакциясе кими, рефлекслар югала, аң, фикер йөртү сәләте зәгыйфьләнә һәм киресенчә вакыт һәм аралыкны бутау, психик һәм хәрәкәт активлыгы көчәя. Йөрәк-кан тамырлары (миокардит, йөрәк-кан тамырларының җиткелекле булмавы, йөрәк ритмы бозылу), ашкайнату системасы бозылып — тәрәт тоткарлана, бавыр һәм талак зурая. Шул ук вакытта тән температурасының 39-40 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелә.

Талпан кадалганда нәрсә эшләргә? Әгәр талпан тапсагыз аны алырга кирәк (паразит өстенә май яисә спирт тамызып 20 минут көтәргә, шуннан соң аскы аякларыннан эләктереп, селкеткәләп әкрен генә өскә табан тартырга, моны шулай ук пинцет ярдәмендә дә башкарырга була). Алынган талпанның зарарланганмы юкмы икәнен Стәрлетамак шәһәренең, Революционная урамындагы, 2 “а” санлы йортта урнашкан “БР гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең вирусологик лабораториясендә ачыкларга мөмкин.

Мөмкинлек булган очракта якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Талпан кадалганнан соң 30 тәүлек үткәч табибка күренергә кирәк. Температура яисә тимгелләр барлыкка килсә тиз арада инфекционист консультациясе таләп ителә.

Талпанга каршы иммуноглобулин (мускул эченә һәм бер тапкыр) инфекциянең үсешен профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора. Әлеге препаратта әзер антитәнчекләр бар.

Талпан энцефалитына каршы иң ышанычлы саклану юлы прививкага җавап биреп эшкәртелгән шәхси антитәнчекләр. Алар алдан, көз һәм кыш айларында үткәрелә. Бүгенге көндә тагы да чит ил вакциналары барлыкка килде. Алар энцефалитны тиз арада (21 көн эчендә 3 прививка ясау) профилактикалау өчен кулланыла.

Талпан энцефалитыннан саклануның икенче ысулы — урманда үзеңне дөрес тоту. Урманга барганда бөтен тәнне капларлык кием, баш киеме кияргә. Киемгә талпаннарны куркыту өчен кулланыла торган репеллентлар сиптерергә. Агач арасында булганда чытырманга керми сукмактан йөрергә тырышырга. Кайткач ул киемнәрне салып, бер-берегезне баштан аякка кадәр карап чыгарга.

Вәлимә КИНҖӘБАЕВА, үзәк район дәваханәсенең гигиена тәрбиясе буенча инструкторы.
Читайте нас: