Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 гыйнвар 2018, 11:49

Сулыкларда боз мәкерле – исегездә тотыгыз!

Русия сулыкларында һәр кыш йөздән артык кеше батып үлә. Моның сәбәбе – батучыларның боз өстендә үз-үзләрен дөрес тотмавы. Аларның кайберләре хәвефне белеп тә сакланмый, икенчеләре кышкы сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен белмәгән. Бәхетсез очракларын булдырмас өчен сулыкларда боз өстендә хәвефсез йөрү кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Сулыклардагы бозга чыгу һәрвакыт хәвефле, чөнки бозның калынлыгы һәм аның ныклыгы ышанычлы түгел. Алар сусаклагычлардан су агызулар, боз эрү, зим нәтиҗәсендә төп агым үзгәрү сәбәпле үзгәрергә мөмкин. Бозга чыгар алдыннан туктагыз һәм сулыкны тикшереп карагыз. Сулык мәйданында читләтеп үтә алырлык хәвефле урыннарны билгеләгез. Шуны исегездә тотыгыз, боз кар каплаган, көчле агым, чишмәләр чыккан, сулыкка чишмә, елгалар, көнкүреш агынтылары кушылган, камыш һәм куаклар үскән урыннарда юка була.

Елга ярында боз боравын тәртипкә китерегез – боз астына төшкәндә аңа тотынырлык булсын. Рюкзакны бер як бавыннан гына тотып барырга кирәк – ул очракта кирәк булса тиз генә арыну мөмкинлеге бар. Шушы ук сәбәпле әгәр дә сез сулык аша чаңгыда чыгарга ниятләгәнсез икән, чаңгыларның беркеткечләрен чишәргә һәм чаңгы таякларының темлякларын кимәү зарур.

Үзең белән үз-үзеңне коткару средстволары: ике зур кадак, очына йөк тагылган бау алырга кирәк. Алар ярдәме белән суга баткан очракта судан чыгарга мөмкин.

Аяк белән тибеп бозның калынлыгын тикшерергә ярамый, моның өчен боз тишкеч булырга тиеш. Әгәр дә боз тишкеч белән сукканнан соң боз өстенә су чыкса, димәк, бу урында боз калын түгел, ары китәргә ярамый! Үтә күренмәле, яшкелт төстә, калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаган җирдә сулык аша чыгу хәвефсез дип санала. Конькида шуу өчен бозның калынлыгы 12 сантиметрдан да, күмәкләп шуу өчен 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Боз өстенә салынган сукмак яки чаңгы юлыннан бару хәвефсез. Ә менә авто һәм мототранспортта башка транспорт чаралары эзеннән бару хәвефсезлекне бөтенләй тәэмин итми. Узган елда Агыйдел елгасында, Бөре шәһәре янында ике сәгать эчендә чит эзләр буйлап баручы дүрт каргизгеч бер ерганактан боз астына төшеп киткән. Өч кеше батып үлгән. Берничә ел элек Нөгеш сусаклагычында бер көн ара белән “Нива” һәм “УАЗ” су астына киткән. Аларның һәрберсе кемдер калдырган чит эз буенча хәрәкәт иткән.

Кышкы балык тоту чорында начар күренү шартларында (буран, җил, кар яву) бозга чыкмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, боз өстендә йөгермәскә һәм сикермәскә, чикләнгән мәйданда күп кеше җыелмаска кирәк.

Үзең белән кесә телефоны, шырпы һәм тиз арада ут кабызу өчен берәр төрле ягулык материалы, кайнар чәй белән термос, алмашка бер-ике пар оекбаш һәм табанча алу зарур.

Ринат ИСМӘГЫЙЛЕВ, «Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге» федераль казна учреждениесенең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: