Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 декабрь 2017, 14:08

Кагыйдәләр буенча фейерверк

Яңа ел килә! Бәйрәмнәр һәм күңел ачулар чоры якынлаша! Нинди Яңа ел фейерверкларсыз һәм башка пиротехник изделиеләрсез үтсен? Әлеге продукцияне сатып алганда кешеләр бу товарның сыйфатлы булуы турында уйланмыйлар һәм аңардан файдаланганда куллану буенча инструкция һәм хәвефсезлек чаралары белән танышмыйлар. Мондый ышанучанлык еш кына хәвефле нәтиҗәләргә китерә.

Шундый очракларны булдырмау өчен иң элек пиротехник изделиеләр (фейерверк, петарда һ.б.) сатып алганда, әлеге продукциягә сертификат булуын тикшерү зарур. Шулай ук капның ачылмаган булуына игътибар итегез, анда дымланган, ватылган урыннар булмаска тиеш. Изделиедә куллану буенча инструкция, җитештерүченең телефоны, адресы күрсәтелә. Куллану вакытына да игътибар юнәлтегез. Бу аның сыйфатын һәм хәвефсезлеген гарантияли. Фейерверкларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга кирәк.
Ничек файдаланырга?
Бу “чара” өчен урынны алдан ук карап, ачык мәйдан сайлау зарур. Ул изделиедә күрсәтелгән хәвеф зонасы мәйданыннан кечкенә булмаска тиеш. Мәйдан өстендә агачлар, электр тапшыру линияләре булмасын. Көчле җилдә пиротехник изделиеләр очыру катгый тыела. Моннан тыш, начар һава торышы шартларында да пиротехника куллану хәвефле. Мәсәлән, дымланган ракеталар вертикаль очыштан читкә тайпылырга мөмкин, ә салютларның юешләнгән батарея зарядлары бик өскә күтәрелә алмыйча, тамашачыларга хәвефле якынлыкта шартларга мөмкин. Фейерверктан 30-50 метрдан ким булмаган арада тору рөхсәт ителә. Пиротехник изделиеләрне исерек хәлдә куллану тыела. Изделиене кабызганда аны кулда тотарга (бенгаль утларыннан, торт шәмнәреннән, “хлопушкалардан” тыш), алар өстенә иелергә ярамый. Фитильне яндырып җибәргәндә, кул сузымы ара булырга тиеш. Шартлаганнан соң 10 минут тирәсе көтү зарур.
Беркайчан да изделиеләрдәге инструкцияне кат-кат укырга иренмәгез. Халыкка сату өчен тәгаенләнгән барлык фейерверк изделиеләре ут үткәрүчән шнурны яндырып җибәрүдән гыйбарәт. Фитильне яндырып җибәргәнгә кадәр изделиенең өске ягы кайда икәнлеген һәм янучан элементларның кайдан очып чыгачагын төгәл белергә тиешсез. Пиротехник изделиене кулланганчы һәм аннан соң аны сүтеп карау, өстәмәләр кертү яки ничек тә булса башкача үзгәртү катгый тыела. 18 яшькә кадәрге балаларга өлкәннәрдән башка файдаланмаска, изделие янында тәмәке тартмаска, аны утка ыргытмаска, бинада кулланмаска!
Оча торган фейерверклар җирдә әйләнеп, вертикаль рәвештә 20 метрга кадәр биеклектә югарыга очып, зонтик төрендә очкыннар сибә. Фейерверк төрле төсләргә кереп көчле яктылык чыгарырга, парашют ыргытырга мөмкин. Мондый фейерверкны каралты-куралар, торак биналар, үткәргечләр тирәсендә һәм көчле җил вакытында очыртырга ярамый – юкса ул балконга яки тәрәзәгә эләгеп ватарга мөмкин.
***
Фейерверкны куллану тәртибе
Фейерверк өчен урын сайлагыз. Бу агачлар һәм каралты-куралар булмаган зур ачык мәйдан, йорт, сквер яки аланлык булырга мөмкин.
  • Сайланган урынны игътибар белән карагыз, 100 метр радиуста тирә-якта янгын хәвефе тудыручы объектлар, автомашиналар тукталышы, гаражлар булмаска тиеш.
  • Көчле җилдә фейерверклар очыру тыела, чөнки хәвефле зона күләме 3-4 тапкырга арта.
  • Тамашачылар фейерверк очырган урыннан 35-50 метр ераклыкта, мотлак җил уңаена урнашырга тиеш.
  • Торак өйләр янәшәсендә пиротехник изделиеләр куллану катгый тыела, чөнки алар тәрәзәгә яки форточкага эләгергә, балконга яки чердакка очарга мөмкин.
  • Шулай ук пиротехниканы ябык бинада, фатирларда, офисларда, күп кеше җыелган урында кулланырга ярамый.
    Хәвефсезлек буенча инструкциядә күрсәтелгән ераклык та фейерверкны яхшы күрү өчен оптималь ераклык булып тора.
    Аны файдаланганда түбәндәгеләр тыела:
    куллану инструкциясе таләпләрен бозу;
  • фитильне кабызганда пиротехник изделиегә иелеп тору;
  • зарарланган изделиеләрне һәм куллану вакыты чыккан изделиеләрне файдалану;
  • пиротехник изделиеләрне җылыту приборлары һәм ачык ут чыганаклары белән янәшә саклау;
  • пиротехник изделиеләрне сүтү, аларны учакта яндыру;
  • өлкәннәрдән башка балаларга куллану;
  • исерек хәлдә пиротехник изделиене куллану, аның янында тәмәке тарту.
  • Алексей ЕВСТИГНЕЕВ,
  • “Башкортстан Республикасы буенча Федераль янгын хезмәте 14 отряды” федераль дәүләт казна учреждениесе 40 санлы янгын сүндерү частеның каравыл начальнигы.
    Читайте нас: